Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиләре төнлә Украинага дроннар белән һөҗүм иткән


Киев, Украина
Киев, Украина

Киевта һава тревогасы алты сәгать дәвамында эшләп торган. Ул хакта шәһәрнең хәрби администрация башлыгы Тимур Ткаченко хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу юлы зыян күрүчеләр юк.

Запорожье өлкәсендә Русия хәрбиләре Юрковка авылына һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә 60 яшьлек ханым һәм 52 яшьлек ир-ат яраланган.

Одесса өлкәсендә дрон торак йортка эләккән. Денпропетровски өлкәсендә торак йортлар һәм машиналарга зыян килгән.

Узган төнне Русия Украинага барлыгы 355 дрон белән һөҗүм иткән, бу сугыш башланганнан бирле иң зур һөҗүм буларак тасвирлана.

Украина ягы белдергәнчә, Русия хәрбиләре шулай ук Х-101 канатлы ракетларын да кулланган (9 данә).

Ракетларның барысын да һава һөҗүменә каршы саклану чаралары бәреп төшергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG