Моны Minval.az порталының баш мөхәррире Эмиль Мостафаев илнең Дигиталь үсеш һәм транспорт министрлыгыннан таләп иткәч эшләгәннәр. Мостафаев сүзләренчә, әлеге телеканал Азәрбайҗанга каршы юнәлдерелгән ялган һәм провокацион мәгълүмат тарата.
"Царьград" 2015 елда Русиядәге православ олигарх Константин Малофеев тарафыннан ачылган иде. 2020 елда YouTube әлеге каналны экспортка кагылышлы кануннарны бозганы өчен блоклады.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, АКШ, Европа Берлеге, Британия һәм Канада бу телеканалга каршы чикләүләр кертте. 2023 елда "Царьград" телеканалын экстремизм пропагандасы өчен Казакъстан да блоклаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум