Ул хакта илнең мәгърифәт министры Сергей Кравцов хәбәр итте. Укытучыларны әзерләү һәм яңадан әзерләү системы да оештырылачак.
"Өч ел дәвамында барлык предметлар буенча да бердәм дәүләт дәреслекләре әзерләнәчәк", дигән Кравцов.
Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта урыс теле һәм әдәбият буенча дәреслекләр эшләнә. Нәкъ менә бу фәннәр мәктәп укучыларының дөньяга карашын формалаштыра, ди ул. Аерым алганда, әдәбият програмына күбесенчә Русия авторларының әсәрләре кертеләчәк. Моннан кала, һәрбер мәктәптә әдәбият програмы белән килештерелгән спектакльләр куя торган мәктәп театрлары да булдырыла.
Шулай ук, мәгърифәт министрлыгы Русия Фәннәр академиясе белән берлектә физика, химия һәм биология буенча да бердәм дәреслекләр әзерләү эшенә керешкән. Кравцов сүзләренчә, Мәскәү физика-техника институты белән уртак эш башкарыла: бу табигый фәннәрне математика белән берләштереп, табигый фәннәрне комплекслы өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк, диелә.
Моңарчы Кравцов Русиядә бердәм дәреслекләр 2029 елга кадәр гамәлгә кертеләчәк дип белдергән иде.
Узган елның сентябрендә Русия мәктәпләрендә пропаганда дәресләренең артуы билгеле булды. Моннан кала Русия хакимиятләре Украинаның баскынлыктагы җирләрендә Кремль пропагандасын тарата, украин телен юкка чыгара һәм хезмәттәшлек итүдән баш тарткан укытучыларны эзәрлекли. Шул ук вакытта Русия төбәкләрендәге татар балаларына татар теле чит тел буларак укытыла.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум